Әлки районында административ штрафларын вакытында түләмәгән 105 кешенең эше судта карала

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, штрафлар  ике ай вакыт эчендә түләнергә тиеш. Әлеге кагыйдәне санга сукмаучыларга карата кырыс чаралар күрелә. Андыйлар түләнмәгән штраф суммасын ике тапкыр арттырып түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә. Ел башыннан бирле районда “әҗәтле” 49 кеше штрафын икеләтә арттырып түләргә мәҗбүр ителгән. 21 кеше сак астына алынган, 10 кеше мәҗбүри эшләргә дучар булган. Штрафын тиешле срокта түләмәгән бүтәннәргә карата материаллар әлегә җәмәгать судында карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International