Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышы булды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты. 2018 елда Росреестр эшенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар. 2019 елның 1 гыйнварына Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 162,5 млн күчемсез милек объекты исәпкә алынган. 2018 елда ЕГРНда исәпкә алынган күчемсез милек объектларының гомуми кадастр бәясе 672,3 трлн сум тәшкил итте.
Базарлы Матак урта мәктәбенең тимурчылар отряды көрәкләр белән коралланды һәм кышкы мәшәкатьләрне чишәргә ярдәм итте. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз ветераннар өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез. Өлкән буын түбәдәге зур кар көртләре һәм боз сөңгеләре белән көрәшә алмый. Шунысы куанычлы, кеше кайгысына битараф булмаган иреклеләр саны елдан-ел арта бара. Активистлар изге эшләр өчен рәхмәт хатлары алдылар, ә балалар, үз чиратында, киләчәктә игелек кылуны дәвам итәргә планлаштыралар.
24 март көнне Яңа Чаллы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Минем яраткан китабым"дигән танып-белү программасы үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, эчтәлеге белән таныштырдылар.
2019 елның 25 мартында Базарлы Матак авылы мәдәният йортында Әлки районының авыл мәдәният йортлары, клуб, китапханә һәм музей хезмәткәрләре катнашында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Л. Г. Авдонина 2019 елның 18 апрелендә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итәчәк.
Шәхси кабул итү өчен телефоннар буенча язылу (84345) 2-19-71, (843) 238-18-32, (884345) 2 05 38, (884346) 2 10 89 эш көннәрендә 2019 елның 17 апреленә кадәр җирле вакытбелән 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.
Язылырга теләүчеләрне территориаль бүлектә түбәндәге адрес буенча көтәбез: Нурлат шәһәре , Мәктәп урамы,10.
21-22 март көннәрендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Идиятуллина Г. М., В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында оештырылган «Инклюзив мәгарифнең Күчмәле системасы: инклюзив белем бирү системаларын проектлау» дип аталган VIII Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с (Казан шәһәрендә 16 м/с кадәр), буран, бозлавык.
2019 елның 25 мартында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов авыл җирлекләре башлыклары белән актуаль мәсьәләләр буенча атналык киңәшмә үткәрде. Узган атнаның эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы эш планын формалаштырдылар.
2019 елның 23 мартында гимназиядә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Нәүрүз-язгы көн белән төн тигезлеге һәм яңа авыл хуҗалыгы елы башлану бәйрәме. Ул иран телле һәм кайбер төрки халыклар, Урта Азия, Фарсы, Казахстан, шулай ук Идел болгарлары (хәзерге татар ата-бабалары) һәм башкортлары арасында киң таралган. Нәүрүз 21 март-язгы көн белән төн тигезләшкән көнне билгеләп үтелә. Нәүрүз фарсы теленнән "Яңа көн” дигәнне аңлата. Бу бәйрәм, әлбәттә, бөтенхалык һәм җир өстендәге иң борынгыларның берсе. 5-6 сыйныф укучылары вокал һәм орхеографик номерлар күрсәттеләр. Театральләштерелгән тамаша барышында тамашачылар бәйрәмнең хуҗабикәсен-Нәүрүзбикәне ничек каршы алуларын күрделәр. Чарада катнашучылар коймак белән сыйланды, хуш исле чәй эчте. Нәүрүз бәйрәме-уен – көлке, биюләр һәм җырлар. Шуңа күрә монда төшенкелеккә бирелмәде, киресенчә тамашачылар бик канәгать калды.
23 март көнне Иске Салман авыл мәдәният йорты үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Ямбакты авыл мәдәният йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.