ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

МБОУ “Базарлы Матак урта мәктәбе” стадионында шугалак көн саен эшләячәк. Ирекле шуу 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Барлык теләүчеләрне күңелле музыка астында тимераякта шуарга чакырабыз

"Базарлы Матак РҮХ" ДАССОның сырхауханәсе бәйрәм көннәрендә - 2019 елның 2,4,7 гыйнварында 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кабул итүне табиб-терапевт, педиатр, хирург, акушер гинеколог һәм стоматолог алып барачак.

Яңа ел-гаилә бәйрәме. Ә Югары Әлморза авылында яшәүче Равил һәм Наҗия Сафиуллиннар өчен бу икеләтә тантана. Яңа ел алдыннан алар үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә

2017 елда милек салымнарын (транспорт, җир, физик затлар милкенә салым, НДФЛ) түләү срогы 2018 елның 3 декабрендә тәмамланды.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 28 декабрендә район мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм күп балалы һәм аз керемле гаиләләр балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Район башлыгы Александр Никошин бәйрәмдә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады! Балаларны котларга шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та килгән иде

26 декабрь көнне 7-11 сыйныф укучылары арасында "Йолдызлар фабрикасы "на Яңа ел кастингы узды.

Нәби Дәүли исемендәге  гимназия укучылары өчен яңа ел чаралары - чыршы бәйрәмнәре үткәрде.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә 1-4 сыйныф укучылары арасында "Әти, әни, мин-спорт гаиләсе!" дигән спорт ярышлары үткәрелде

Базарлы Матак урта мәктәбе укытучылары үзәк паркта кардан фигуралар ясадылар. Парк әкият шәһәренә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International