ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Сигез айлык рейтинг нәтиҗәләре буенча районда Иске Чаллы, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләре алдынгы урыннарда.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.

Ул гаиләдә өченче бала.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Балачактан бирле без йөрәкләребездә тәүге кыңгырау һәм беренче укытучыларыбыз зур тормышка юллама биргән яраткан мәктәбебез турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Үсә  төшкәч мәктәптә алынган бәясез байлыкны югары белем бирү йортларында, техникумнарда арттырырга тырышабыз. Олыгая барган саен туплаган белем һәм тәҗрибәбезне үсеп баручы буын белән уртаклашабыз”  (Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатеннән)


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Август аенда районыбызда 12 гаилә төзелгән, 11 бала дөньяга килгән.

Республика көне алдыннан Кошки һәм Карга авыл җирлекләре башлыклары  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Шевроле Нива” автомашинасы ачкычын алды.

Дуңгызларда африка чумасы чиренең таралуына юл куймас өчен аучылар да уяулык күрсәтергә тиеш.

Инвалидлык буенча пенсия алучы 19 кеше август аенда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Салмандагы балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулны күңелле һәм файдалы үткәрделәр.

31 августта  14.00-16.00 сәгатьләрдә Алпар авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы  Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк. 

Районда җир пайлары өчен дивиденд итеп бөртек өләшүне 1 сентябрьгә төгәлләргә уйлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International