ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Эчке эшләр органнарында намуслы хезмәтләре, эштә ирешкән  әйбәт күрсәткечләре өчен, шулай ук Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан район эчке эшләр бүлекчәсенең бер төркем хезмәткәрләре район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Соңгы вакытта районыбыз терлекчеләре көн саен 128 тонна сөт җитештереп эшкәртүчеләргә озаталар. Бу республикада иң әйбәт күрсәткечләрнең берсе. Хуҗалыклар быел сөтне алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 10 тоннага күбрәк тапшыралар. Ә бит кайбер районнарда тулаем сөт җитештерү күләме дә шул 10 тоннадан әллә ни артык түгел.

10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Үткән атнада яңа туган балалар хисабына район халкы ике кешегә артты.

13 ноябрьдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.


 

 

 
Яңа Салмандагы “Каенка” социаль приютын төзекләндерү өчен эшмәкәрләр инициативасы белән хәйрия акчасы җыелган иде.
Күпме генә кисәтеп-сөйләп торсак та, хәйләкәр бәндәләргә ышанып акчасыннан колак кагучылар турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Татарстан буенча оператив мәгълүматлар ра раслый моны: тәүлек саен 2-3 мошенниклык очрагы теркелә.

6
ноябрь, 2015 ел
җомга
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Төп законы – Конституция кабул ителде. Ул республиканы һәрьяклап үстерү, халкына тигез мөмкинлекләр тудыру, табигать байлыкларыннан файдаланып, тормышыбыз дәрәҗәсен күтәрү, Татарстанны Россиянең иң алдынгы төбәге итү һәм халыкара таныту өчен ышанычлы нигез булды. Үз Конституциябезне кабул итеп, аңа таянып яшәү татарстанлыларга яңа мөмкинлекләр бирде.
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады:
Якын киләчәктә социаль учреждениеләр биналарында, бигрәк тә  мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, клубларда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылачак.
“Таттелеком” Алексеевск районара электр элемтәсе узеленың Әлки цехы начальнигы итеп Ринат Миннегали улы Зарипов билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International