ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе
Авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында күз табиблары халыкны кабул итә башлый.
Түбән Әлки һәм Юхмачы ветеринария пунктларында яшь белгечләр эшли башлады.

1 сентябрьдән үк кайбер социаль объектларга газ ягып җылы бирә башларга мөмкиннәр. Район башкарма комитетының  биналарга җылылык бирү мәсьәләсе каралган утырышында  шулай әйтелде.

 

Борискино авыл җирлеге советында үтәргә тиешле киңәйтелгән утырышлар, моның өчен кворум җитмәү сәбәпле (катнашучылар бик аз), Иске Әнҗерәдә дә, Борискино авылының үзендә дә җыен рәвешендә үтте. Әмма, шуңа карамастан, кискен сораулар күпләп бирелде, проблемалар күтәрелде.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Яшь терлекләргә яфрак азык хәзерләү буенча җиткерелгән планны үтәү өчен кайбер коллективлар бөтенләй берни эшләмәгән.
“Әфганнан Чечняга чаклы” вокаль-инструменталь ансамбле Димитровград шәһәре башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Югары матак авылында яшәүчеләр үз көчләре белән авыл зиратының коймаларын яңартканнар.
Районның иң яхшы мәктәбе дип танылган Иске Матак урта мәктәбе коллективын яңа уку елында зур сөенеч көтә.
Соңгы вакытта гаиләләрдә кара тавыш чыгарып, якыннарын җәберләү очраклары күбәйде, диләр хокук сакчылары.
Дарулар белән бушлай тәэмин ителүгә хокуклары булучылар 1 октябрьгә кадәр үзләре өчен мөһим карар кабул итәргә тиешләр: социаль пакеттан файдаланыргамы, әллә аны акчалата гына алыргамы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International