ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
“Алексеевскдорстрой” җәмгыятеннән Ринат Каюмов Мамадышта юл төзүчеләр арасында үткәрелгән  һөнәри осталык чемпионатының  беренче этабында икенче урынны яулап кайтты.
Күптән түгел безнең районда бертөркем язучылар һәм шагыйрьләр булып китте. Алар белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнашты.

25
июль, 2015 ел
шимбә
Ураза гаетендә Түбән Әлморза мәчете бензин ягып эшли торган чапкычка ия булды.
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы коллективы  250 гектарда көзге бодай, арпа, катнаш бөртек, сабан бодае үстергән.

24
июль, 2015 ел
җомга
Ураза бәйрәме көннәрендә Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче мөселманнар янына күчтәнәчләр алып килүчеләр күп булды.
Авыл хуҗалыгында эшләүче яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы эшләп киткәннән бирле аның ярдәмендә безнең районда 487 яңа өй төзелгән. Әлеге программадан иң нәтиҗәле файдаланучы авылларның берсе Сихтермә-Хузангай: биредә 40 тан артык гаилә шушы программа булышлыгы белән иркен, уңайлы өйле булды.
Район мөхтәсибе хаҗи Ислам хәзрәт Шәйхетдинов 85 яшьлеген билгеләп үтте.
Базарлы матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемнендәге гимназия укучылары яңа уку елында мәктәп формасы киячәкләр.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина Татарстан делегациясе составында Карелия республикасында булып кайтты.
Узган атнада юл хәрәкәтен күзәтеп торучы  фото һәм видеофиксаторлар 320 кагыйдә бозу очрагын теркәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International