ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
“Каенкай”  балалар приютында яшәүчеләргә узган атнада Казан кунаклары бик күп бүләк-күчтәнәчләр алып килгәннәр.

Үткән атнада Базарлы Матакта ике урлау очрагы теркәлгән.

Берәүнең өенә кереп ноутбук, кәрәзле телефон, микродулкынлы мич алып чыканнар, ә икенче хуҗалыктан бензин белән эшләүче пычкы урлаганнар.


 

 

 
Россиядә 1993-2013 елларда наркоманлыкның даими үсеше күзәтелде.
Районыбыз басуларында бөртеккә үстерелгән кукуруз гектардан уртача 48 центнер, көнбагыш 13 центнер уңыш бирә.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
30 октябрьдә сәгать 11 дән район хакимиятенең актлар залында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе Җәмәгать кабул итүе бүлеге эшләячәк.
“Каенкай” приютында яшәүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре зур әзерлек белән “Көзге бал” үткәрделәр.
Пауэрлифтинг буенча республика чемпионатыннан “Алинә” спорт комплексы командасы җиңүләр алып кайтты.
Көзге чакырылыш дәвамында Россия Кораллы көчләренә хезмәткә 35 егетебезне озатачакбыз. Беренче төркем 11 ноябрьдә юлга кузгалыр, соңгысы 17 декабрьдә китәр дип көтелә. Егетләргә хәер-фатиха биреп, армия хезмәтен үткән әтиләре һәм абыйларының киңәшен җиткерү өчен, туган ягыбыз җылысын күңелләрендә сакласыннар дип районда Призывник көне үткәрелде узган атнада.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Базарлы Матакта яшәүчеләрнең салкын су өчен бурычлары 130813 сум тәшкил итә
Елның салкын чорына кердек. Димәк, өйләрне җылыту өчен мич ягабыз, электр приборлары кабызабыз. Шул уңайдан торак йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшереп китү урынлы булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International