Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Россиялеләр изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алалар, алар ирле-хатынлы бәхетнең яклаучылары булып санала.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.
Бу вакыйга җылылык, шатлык һәм эчкерсез хисләр белән тулы чын тантанага әверелде.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы" республика фестивале финалы узды. Әлки районыннан чарада Шиһаповлар, Еликовлар һәм Ивановлар гаиләләре катнашты.
2025 елның беренче яртыеллыгында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе 847 күп балалы әнигә пенсияне гомуми билгеләнгән яшеннән иртәрәк билгеләде, шуларның 63 е- биш һәм аннан да күбрәк, 113 хатын-кыз - дүрт, 671 әни өченче баласын тапкан.
Өч бала тапкан хатын-кыз пенсиягә өч елга иртәрәк- 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү икән, пенсиягә чыгу хокукы дүрт елга алданрак - 56 яшьтә туа. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан әни пенсиягә 50 яшьтә чыга ала.
Татарстанның күп балалы әниләре пенсиянең вакытыннан алда билгеләнүенә билгеле бер шартларны үтәгәндә генә исәп тота ала.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. сәгать 19 га кадәр. 2025 елның 10 июле
10 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с.
Бүгенге көннең югары ачкыч ставкасы Россия Федерациясенең инвестицион эшчәнлеген акрынайта. Инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүче юлларның берсе булып инвестиция куышларын билгеләү, дәүләт тарафыннан хосусый инвесторларга конкрет тәкъдимнәр һәм аларны гамәлгә ашыру өчен исәп-хисап ясау мөмкинлекләрен булдыру тора.
Махсус хәрби операциясендә катнашучы якташыбыз белән бүгенге очрашу әлкилеләргә һәм якташларга неонацистларга каршы көрәшүчеләргә ярдәм иткәннәре өчен җылы рәхмәт сүзләреннән башланды. Район башлыгы Александр Никошин сугышчыга тепловизион прицел тапшырды.
2025 елга ремонт эшләре планы кысаларында 8 нче ГРПГА (инвентарь номеры 3918) капиталь ремонт ясау (шкафны алыштыру) белән бәйле рәвештә, 2025 елның 9 июлендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе укытучыларын котлыйбыз!
«Татарстан Республикасында физика, математика, информатика педагогларына ярдәм» грант конкурсының «Физика-математика профиле укытучысы» номинациясендә Фәйзуллина Гөлнур Илшат кызы җиңүче булды.
«Педагог — физика-математика түгәрәге җитәкчесе» номинациясендә Шәйхетдинова Гөлназ Илдар кызы җиңү яулады!
Бу казанышлар Россия Президенты инициативасы буенча оештырылган «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды. Проектларның максаты-яшь белгечләргә ярдәм итү, талантларны үстерү һәм белем бирү процессында катнашучыларның потенциалын ачу өчен шартлар тудыру.
Безнең район укытучылары, Республиканың иң яхшы педагоглары арасында алдынгы урыннарны алып, үзләренең югары квалификацияләрен һәм һөнәри осталыкларын тагын бер кат исбатладылар.
Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, илһам һәм һөнәри эшчәнлектә яңа югарылыклар телибез!