ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Базарлы Матакта яшәүче тыл ветераны Роза Курмашова Татарстан делегациясе составында Идел буйлап теплоходта сәяхәт итеп, Мәскәүдә булып кайтты.
Алда торган ике атна районда чисталык урнаштыру буенча удар көннәр дип игълан ителде.
Бу көннәрдә  авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре “Иске Казан Түгәрәк уены” республика фольклор фестивалендә катнашты.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Район территориясендә аномаль эсселек һәм янгын куркынычы саклана.
Май аенда районда сигез бала дөньяга килгән, ә менә туй бер генә булган.
"Онытмаска ант итәбез!" дип аталган шигырь сөйләү бәйгесендә беренче урынны алып, Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 А сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин туганнарын һәм якыннарын чын-чынлап сөендерде. 
“Каенкай” приютында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы үткәргән “Минем яратуга хокукым бар” дигән рәсем конкурсында катнашканнар.
Бибай Чаллысында соңгы йортыбыз – зиратларга игътибар зур. Җир кардан ачылуга авылның ир-атлары бердәм оешып зиратны чистартуга, коймаларын ремонтлауга керешәләр.
6 июньдә Татар Мулла авылында Авыл көне үткәрелә.
1 июльдән Татарстанда халык өчен газга бәяләр 7,5 процентка арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International