Әлки районының Карга авылында экстремизм хәвефе хакында чаралар узды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Китапханә һәм клуб хезмәткәрләре экстремизмның кешеләр һәм халыклар арасында ызгыш-низаг чыгаруга, кан коюга китерүче яман күренеш булуы хакында сөйләделәр. Һәр җирдә иминлек хөкем сөрсен, дөньялар тыныч булсын өчен төрле дин һәм милләт кешеләре бер-берсенең гореф-гадәтләрен, инануларын хөрмәт итәргә тиешлегенә басым ясадылар. Террорлык куркынычыннан саклану өчен һәрберебезгә уяулык һәм саклык күрсәтү дә мөһим. Авылда шикле бәндәләр, чит машиналар күренсә яисә иясез сумка, әрҗә ише нәрсәләргә тап булсаң, кичекмәстән авыл җирлеге советына яисә полициягә хәбәр итәргә кирәк. Бу хакта Карга авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Мәдинә Вәлиева искәртте. Авыл мулласы, район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев, җыелган халык алдында чыгыш ясап, исламның тынычлыкка өндәүче дин булуы хакында сөйләде, иминлекне саклауга барыбызның да өлеш кертергә тиеш булуын әйтте.

Мондый чара авыл мәктәбендә дә узды. Авыл мәчетендә шулай ук экстремизм куркынычы турында әңгәмә үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International