Әлки районында “Тынычлык көне” узды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Ул 21 сентябрьдә билгеләп үтелгән Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан оештырылды. Укучылар сәхнәдән әлеге датаның игълан ителү тарихы, аның асылы хакында сөйләделәр, тыныч тормышның нинди зур казаныш булуын ассызыклап, аның кадерен белергә чакырдылар. Планета халкы Бөтендөнья тынычлык көнен көч кулланудан һәм сугышлардан баш тарту чарасы  буларак билгеләп үтә. Бу көнне  барлык илләргә теләсә нинди хәрби операцияләрне, кан коюны туктатырга тәкъдим ителә, тынычлык проблемаларына кагылышлы акцияләр үткәрелә. Бәйрәмнең максаты – кешелекнең игътибарын тотрыклылыкка һәм тынычлыкка ирешүгә, планетабызның матур киләчәген гарантияләүгә юнәлтү.

Бәйрәмдә катнашучы  балаларның үз куллары белән ясалган кәгазь күгәрченнәрне шарларга бәйләп һавага очырып җибәрүе бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Тынычлык символы булган ак күгәрченнәр күк йөзен тутырып төрле якларга очып таралдылар. Җирнең һәр почмагында да шулай тынычлык, иминлек тантана итсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International