Җыен “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында узды. Анда Базарлы Матак, Түбән Әлки, Хузангай урта мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары кыр шартларында беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр. Хузангай урта мәктәбенең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Юрий Гордеев балаларга яралы кешенең башын дөрес итеп бәйләү, кулга һәм аякларга шина салу күнекмәләрен күрсәтте. Аннан соң укучылар пейнтбол уенында ярыштылар.