Әмма кайбер кешеләр электр энергиясен хисапсыз һәм түләүсез кулланырга, үз белдегең белән һәм теләсә никадәр алырга мөмкин булган “һава” дип санауны дәвам итәләр. Шул рәвешле алар энергияне урлыйлар. Электр энергиясен урлау ул ресурсларны кулланган өчен түләүдән качып, законсыз алу дигән сүз. Электрны “бушлай” кулга төшерү күп кешеләр өчен гадәти хәлгә санала. Берәүләр моны үзләре эшләсә, икенчеләр тәҗрибәле электрик ярдәмендә башкаралар. Әмма асылы шул ук – исәпкә алынмаган энергия, счетчикларны урап узып, фатирларга, йортларга һәм хәтта оешмаларга агыла.
Электр энергиясен урлау проблемасы безнең районда да бар. Бары кемнәрдер аны сизми, кемдер белмәгәнгә салыша, ә икенче берәүләр яшереп калдырырга маташа. Әлки район электр челтәрләре персоналы “энергия каракларына” каршы көрәш алып бара. Аерым алганда, рейдлар үткәрә, исәп приборларына магнитка каршы пломбалар урнаштыра. Магнитка каршы пломбалардагы сурәтнең үзгәрүе электр счетчигы эшенә магнит кыры белән тәэсир итеп тыкшыну булганлыгын күрсәтә. Мондый фактлар буенча актлар төзелә һәм закон бозучыларга кесәләрен байтак бушатырга туры киләчәк! 2017 ел башыннан бирле энергияне исәпсез куллану фактлары буенча 16 акт төзелде һәм 54422 кВт/сәг. энергия өчен 148724 сум түләтелде.
Энергетикларны закон бозучыларның намуссызлыгы гына түгел, гамьсезлеге дә гаҗәпкә калдыра. Электр энергиясенә үз белдегең белән тоташу бит бөтен линиядә энергиянең сыйфаты кимүгә, электр челтәрендә көчәнешнең үзгәрүенә китерә. Ә болар электр приборларын сафтан чыгарырга мөмкин. Электр челтәренә мондый законсыз тоташуның нәтиҗәсе аяныч – алар янгыннарга, электр тогы сугуга китерә. Моның өчен закон бозучы сәламәтлеге һәм хәтта гомере белән түләргә мөмкин.
Гражданнарга шуны искәртәбез: РФ Хөкүмәтенең “Электр энергиясен ваклап сату базарларының гамәлдә булуы, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яисә) өлешчә чикләү турында” 442 нче (4 май, 2012 ел) Карарының (алга таба – Карары) Х бүлеге 144 пунктында әйтелгәнчә, исәп приборлары электроэнергетика объектларының чигендә, ягъни аларга мөмкин кадәр якын урында куелырга тиеш. Бу исәп приборларын җир участогы чигендә яисә бина (корылма) фасадында, бу участокка куелган махсус торба кисәгенә (трубостойка) урнаштыру зарур дигән сүз.
Бүген физик затларның исәп приборларының 60 процентка якыны йорт фасадларында һәм әлеге махсус торбаларда тора. Исәп приборлары өй эчендә булган абонентларга уйланырга урын бар. Счетчикны йорт фасадына чыгарып, кулланучы бит үзен электр тогы сугудан саклый, өендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итә. Шундый байтак очраклар булды: яшенле яңгырдан соң абонентларның өй эчендәге счетчиклары яна башлый, нәтиҗәдә күпме мал-мөлкәт юкка чыга.
Район халкына һәм юридик зат- ларга электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклау зоналарын бозу рөхсәт ителмәве хакында да искәртәбез. Саклау зоналарында электр челтәре хуҗалыгы объектларының хәвефсез эшен бозарга, шул исәптән аларга зыян китерергә һәм юкка чыгарырга, шулай ук (яисә) кешеләрнең сәламәтлегенә, гомеренә, физик яисә юридик затларның милкенә зарар салырга, экологияне зарарларга һәм янгыннар чыгарырга мөмкин булган теләсә нинди гамәлләр кылу тыела. Шулай ук электр челтәре хуҗалыгы объектларына норматив-техник документлар таләпләре нигезендә булдырылган керү, узу юллары чикләрендә электр хуҗалыгы объектларына узарга комачаулаучы нинди дә булса әйберләр һәм предметлар (материаллар) урнаштыру тыела.
ВЛ-0,4 һәм 10 кВ өчен саклау зоналары электрүткәргеч һава линияләре буенча – электрүткәргеч линияләрнең ике ягыннан да иң кырый чыбыклардан алар тигез торган хәлдә ВЛ-0,4 кВ өчен 2 һәм 10 метр ераклыкта параллель вертикаль өслекләр белән чикләнгән җир участогы өслегенең һәм һава пространствосының (һава электрүткәргеч линияләр терәкләре биеклегенә туры килүче югарылыкта) бер өлеше төсендә булдырыла.
Электр энергиясен исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү һәм технологик тоташу мәсьәләләре буенча сорауларыгыз туса, кулланучылар белән эшләү пунктына (ПРП) дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 13.00 сәгатькәчә мөрәҗәгать итәргә яисә 8-800-2000-878 бушлай номеры буенча контакт-үзәккә шылтыратырга була. Шулай ук “Сетевая компания” ААҖ рәсми сайтына ( www.gridcom-rt.ru) заявка бирергә мөмкин.
Бу уртак проблемага битараф булмаганнар Әлки РЭСына 21-1-50 яисә 20-3-28 телефоннары буенча шылтыратсыннар иде. Форсаттан файдаланып шуны да әйтим: сезгә уңай булсын өчен смс-мәгълүмат бирү хезмәте булдырылды. Ул кулланучыларга электр энергиясен планлы өзү ихтималы хакында хәбәр итә. Технологик тоташтыруга заявка биргәндә яисә контролерлар планлы тикшерүләр үткәргәндә үзегезнең телефон номерыгызны калдырырга кирәк.
Алинә СӘГЪДИЕВА,
Әлки район электр челтәрләре контролеры.