Әлки районы: район үзәгенең Ана даны паркында бәйрәмнәргә багышланган чара узды

2017 елның 11 ноябре, шимбә

“Без бердәм” дип исемләнгән әлеге бәйрәмне  район мәдәният йорты хезмәткәрләре Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы курсантлары белән бергә әзерләделәр. Көллият укучылары әлеге зур бәйрәмнәргә карата тирән эчтәлекле программа күрсәттеләр. Алар бит бу паркка шефлык итәләр һәм биредә үтүче һәр чарада актив катнашалар.

Ә район үзәк китапханәсе паркта “Халыклар бердәмлеге көне”, “Татарстан Республикасы Конституциясе”, “Туган ягым – сөйгән халкым”, “Киштәдә яңа китап” дигән “әдәби эскәмияләр” – китап күргәзмәләре оештырды. Паркка килүчеләр яңа китаплар белән таныштылар, концерт номерларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International