Халык санын исәпкә алу 2020 елның 1-31 октябрендә үткәрелә

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Ул 1-31 октябрь көннәрендә узачак. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарны имзалаган. Ә киләсе елның 1-31 октябрендә сынау рәвешендә халыкны исәпкә алу үткәрелә. Ул төрле төбәкләрдә яшәүче 550 мең кешене колачлар дип көтелә.

Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча тулаем Россиядә, төбәкләрдә һәм муниципаль берәмлекләрдә халыкның саны, милли һәм тел составы, белем дәрәҗәсе, социаль-икътисадый характеристикалары турында рәсми статистика мәгълүматлары алыначак.

Халык санын исәпкә алу соңгы тапкыр 2010 елның 14-25 октябрендә узган иде. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International