Әлки районында алимент түләүдән тайчанучыларның балаларына бурычлары 4 миллион 691 мең сумга җиткән

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Аларның балаларына түлисе әҗәтләре 4 миллион 691 мең сумга җиткән. 18 кеше эзләүдә – районда теркәлгән булсалар да, аларның кайдалыгы билгеле түгел.

Балаларына алимент түләүдән тайчанучыларның 23 е – хатын-кызлар. Болар нигездә ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, шешә белән дус “күке”- әниләр. Алимент түләүдән усалларча качып йөргән биш кеше быел җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның өчесе ирегеннән мәхрүм ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International