Әлки районының П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин “Әлки хәбәрләре” газетасында төрле елларда дөнья күргән язмаларны туплап китап чыгарган

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

200 биттән торган әлеге китап “Русский стал судьбой…” дип исемләнгән. Биредә рус милләтеннән булган райондашларыбыз хакындагы мәкаләләр тупланган. “Газета битләрендә басылган әлеге язма геройлары – район тормышында, аның тарихында зур роль уйнаган шәхесләр”, дип билгеләп үтә Олег Мурзин китапның кереш өлешендә. Китапка кергән әлеге райондашларыбыз белән горурланып, алар хакындагы язмаларны кабат укып чыгу мөмкинлеге туа. Китап укучылар өчен дә, анда телгә алынган геройларга, аларның туганнарына да менә дигән истәлекле бүләк бу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International