Әлки районының Иске Салман авылы фермеры Радик Насыйбуллин республика бәйгесенең “Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы” номинациясендә җиңү яулады

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Аңа Диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырдылар.  Бүләкләү 21 ноябрьдә районда узган республика зона семинар-киңәшмәсендә булды.

Радик Насыйбуллинның гаилә фермасында 41 баш мөгезле эре терлек, шуларның 24 е – савым сыерлары. Радик хуҗалыгында байтак еллардан бирле күпләп терлек асрый, ә 2015 елдан эшчәнлеген фермер буларак дәвам итә.

Насыйбуллиннар – эшчән һәм тату, зур гаилә. Яшь кенә булсалар да, Радик белән Эльвира инде биш бала үстерәләр. Күптән түгел алар яңа өй дә салып керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International