Ратибор тулы булмаган гаиләдән, әнисе аны үзе генә үстергән. Шуңа күрә гаиләгә хәзер бик авыр, мөмкинлекләре чикле. Егеткә терелеп аякка басуда барыбыз да ярдәм итсәк кенә. Дуслары акча җыюда, кан бирү өчен донорлар табуда булышалар. Базарлы Матакның гимназия һәм мәктәп коллективлары, Балалар иҗаты йорты, музыка мәктәбе 2 декабрьдә егет файдасына хәйрия концерты куялар. Керү бәясе кыйммәт түгел, 150 сум. Әмма тамашачылар зал тутырып килсә, шактый сумма җыелыр иде. Теләге һәм мөмкинлеге булганнар Степанов Ратиборга моннан тыш та ярдәм итә ала.
“Яхшылык эшлә!” дигән концерт мәдәният йортында 2 декабрьдә 19.00 сәгатьтә булачак. Якташлар битараф калмас, Ратиборга булышыр дип ышанабыз.