Сеул шәһәрендә узган дөнья чемпионатында ул Россия командасы составында катнашты. Ветераннар арасында 85 килограммнан югары авырлык категориясендә чыгыш ясап, райондашыбыз беренче урынны алды. Яшьтән спорт белән шөгыльләнүче, “Алинә” универсаль спорт залында тренер булып эшләүче Газинурның бу беренче җиңүе генә түгел. Узган ел ул гер спорты буенча Польшада узган Европа чемпионатында һәм Казахстанда үткән дөнья чемпионатында катнашып, чемпион исемнәре яулаган иде.