Татар Борнае авылында 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 20 урынга балалар бакчасы төзелә

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Төзелеш эшләрен  “Строитель и К” җәмгыяте башкара. Әлеге мәктәп бинасы федераль программа нигезендә салына. Дөрес, төзелеш  өчен һәр елны чикләнгән күләмдә генә үзәктән акча килеп тора. Әйтик, узган ел 11 миллион сумга эш башкарылды.

Мәктәп шактый зур булачак. Анда иркен спорт залы, балаларны хезмәткә өйрәтү өчен янәшәдә аерым остаханә төзелә. Бу объектның гомуми төзелеш бәясе 80 миллион сумнан артып китә. Акча мәсьәләсе уңай хәл ителсә, төзүчеләр Татар Борнае мәктәбен быел яңа уку елына файдалануга тапшырырга да ышандыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International