Ташламалы кредит 5 процент белән бирелә. Кредитлар нигездә язгы кыр эшләрен башкаруга юнәлтелергә тиеш. Әлеге средстволар ягулык-майлау материаллары, ашлама, үсемлекләрне корткычлардан, чирләрдән саклау препаратлары, орлык һәм техникага запас частьләр сатып алуга тотыла ала.
Әлеге кредитны алырга теләүчеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Комиссия караганнан соң кредитлар банклар аша бирелә.