Бу республикада 2017 елның 3 нче кварталындагы минималь куллану бюджетының 70 проценты дигән сүз.
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы исә федераль закон белән билгеләнгән күләмдә –айга 9489 сум тәшкил итә. Республиканың икътисад секторы оешмаларында минималь хезмәт хакын арттыру (6,7 процентка) аз акча алып эшләүче хезмәткәрләрнең эш хакын күтәрергә һәм яшәү минимумыннан түбәнрәк хак алучылар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.