Әлки районы: быел 18 мартта буласы сайлауда кайда тавыш бирәсеңне алдан кайгырт

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Мәгълүм ки, Россия Федерациясенең 18 яшькә җиткән һәр гражданы тавыш бирүдә катнаша ала. Сайлау хокукына ия һәркем үзенең яшәү урынындагы сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертелә. Әмма тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Сайлау көнендә  кешегә командировкада, отпускыда булырга яисә бүтән сәбәп белән каядыр китәргә туры килсә, ул хәзер үзе булган урында тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана ала. Бу хакта  район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей ШУВАЛОВ болай аңлатты.

 

Үзең яшәгән, теркәлгән урында тавыш бирә алмыйсың икән, кайсы төбәктә булсаң, шундагы (по месту нахождения) сайлаучылар исемлегенә язылу өчен гариза бирергә кирәк. Гаризалар 31 гыйнварда кабул ителә башлады һәм аларны 12 мартка кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Моның өчен паспортың белән район территориаль сайлау комиссиясенә яисә күп функцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итү зарур. Шулай ук Бердәм порталдагы “Госуслуги”  сервисыннын файдаланып, гаризаны онлайн тәртиптә дә язарга була. Ә 25 февральдән 12 мартка кадәр гаризаны инде теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә бирергә мөмкин.

Гаризаның төп өлеше сайлау комиссиясендә кала, ә  ертып алына торган талоны сайлаучыга бирелә. Әлеге талонда тавыш бирү өчен кайсы участокка килү кирәклеге  хакындагы мәгълүмат теркәлә.

Әгәр сайлаучы нигезле сәбәпләр буенча (авырса, инвалид булса) мөстәкыйль рәвештә гариза бирә алмаса, социаль хезмәткәр яисә бүтән кеше ярдәмендә  шул ук срокта  үзенең кайда тавыш бирәчәге хакында  территориаль яисә участок сайлау комиссиясенә шылтыратып я язмача хәбәр итә ала. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирүгә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча (12 март) аның өенә килеп, гаризасын алачак. Әгәр авыру  кеше тавыш бирергә сайлау участогына бара алмаса, аның алдан биргән хәбәре буенча сайлау комиссиясе әгъзалары өенә үзләре киләләр.

Сайлаучыга  үзе теркәлгән урыннан 13 марттан 17 мартның 14.00 сәгатенәчә китеп торырга туры килсә, ул участок сайлау комиссиясендә, кайда тавыш бирергә планлаштыруын күрсәтеп, махсус гариза яза (махсус гариза 15.00 дән 19.00 гә кадәр, ә 17 мартта (шимбә) 8.00 дән 14.00 гә кадәр кабул ителә.

Сайлаучы гаризаны бер тапкыр гына бирергә хокуклы.

Тавыш бирү көнендә сайлаучы хастаханәдә яисә сак астында булып, вахта ысулы белән эшләп, ул урындагы сайлаучылар исемлегенә кертү хакында гариза бирә алмаса, участок сайлау комиссиясенә тавыш бирүнең алдагы көнендә (2018 елның 17 марты) 14.00 дән дә соңга калмыйча тапшырылган шәхси гаризасы нигезендә сайлаучылар исемлегенә кертелергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International