Безнең егетләр призлы урыннарны ала алмасалар да, бик матур көрәш күрсәттеләр. Җанатарларга бигрәк тә Рәмис Миндубаевның чыгышы ошады. Ул көндәшен келәмдә берничә секунд эчендә сыртына алып салды. Беренче алым хөкемдарга ошап җитмәгән булса кирәк, ул янә көрәшне дәвам иттерә. Рәмис исә тагын чиста җиңүгә ирешә. Шулай ук Алмаз Хәмидуллин берничә көндәшеннән өстен чыга. Әмма егетләрнең икесенә дә финалга үтү өчен бер җиңү җитми кала.