Демидовка хал­кы ашлама сиптерүче самолетларның өйләр өстеннән ук очуына һәм химикатларның бак­чаларга эләгүенә зар белдерделәр

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Биредә халык мал-ту­арны күп асрый. Шәхси хуҗалыкларда 444 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Тугыз кече ферма эшләп тора. Биш баш, аннан да күбрәк савым сыерлары асрау­чылар бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе аларга саву аппаратлары алып биргән. Авыл халкы уз­ган ел ярминкәләрдә ит һәм сөт ризыкла­ры, бал, тавык һәм каз түшкәләре, ә мәктәп теплицада үстерелгән яшелчәләрне күп саткан.

Авыл җирлеге башлыгының авырып китүе сәбәпле, җыенда хисап доклады белән җирлек башкарма коми­теты секретаре Фәнзилә Шәрәфиева чыгыш ясады. Ул Яңа Сал­ман һәм Хлебодаровка мәктәпләре укучылары­на авылларны чистарту- төзекләндерүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Салман клубы респу­блика программасы нигезендә ремонтлан­ды, узган ел азагында авылда модульле кибет тә ачылды. Якташ де­путатыбыз Фоат Вәлиев һәм инвестор Айрат Хәйруллин ярдәмендә Демидовка авылында гыйбадәт йорты булды­рылды.

Авыл халкының күбесе “Кызыл Шәрык- Агро”ның 1 нче, 3 нче отрядларында, Кар­га терлекчелек ком­плексында хезмәт куя. Агроном Альмир Шәйдуллин әйтүенчә, узган ел отрядларда мул уңыш җыеп алынган. 300 кешегә дивиденд сыйфатында 118 тон­на бөртек бирелгән. Бу терлек асраучыларга зур ярдәм.

Демидовка хал­кы ашлама сиптерүче самолетларның өйләр өстеннән ук очуына һәм химикатларның бак­чаларга эләгүенә зар белдерделәр. Район баш­лыгы урынбасары Рәшит Билалов бу мәсьәләнең “Кызыл Шәрык- Агро” җитәкчелегенә җиткереләчәген әйтте.

Фәнзилә Шәрәфиева йөк автомобильләре һәм тракторларның авыл юлларына зыян китерүе, кайберәүләрнең чүп- чарны контейнерлар­га тиешенчә урнаш­тырмавы аркасында урамнарның пычрануы турында борчылып сөйләде. Терлекләрен караучысыз иректә йөртүчеләр дә бар. Мон­дый маллар уҗымнарга күп зарар сала.

Демидовка авылында халыкның зары аеруча күп булды. Ферма бул­магач, эш урыннары юк, юллар начар хәлдә, мед­пункт эшләми, диделәр. Яшьләрнең читкә китүенә, авылда өлкән яшьтәгеләр генә калуга да хафалана халык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International