“Тиздән сез дә бөтендөнья челтәреннән файдалана алырсыз”

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Иске Матак авылын­да 394 кеше яши. Юга­ры Матакта – 241 кеше, Абдул Салманда – 48, Яңа Сихтермәдә – 78, Чуаш Шәпкәсендә –110, Татар Шәпкәсендә 118 кеше исәпләнә. Зур җирлекнең про­блемалары, хәл итәсе мәсьәләләре дә күп була шул.

Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Ни­колай Кудряшов халык алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Алты авылда да шактый эшләнгән. Иске Матакта һәм Татар Шәпкәсендә биотермик (үләт) базлар ремонтланып, тәртипкә китерелгән. 14,5 кило­метр озынлыктагы кыр посадкалары корыган агачлардан арынды- рылган, Иске Матак һәм Чуаш Шәпкәсендәге чишмәләр төзек- ләндерелгән, Иске Ма­тактагы су башнясы буялган, тирәсе тотып алынган. Югары Матак­тагы күлне тирәнәйтеп, чистартып куйганнар, Яңа Сихтермә, Юга­ры Матак зиратлары тирәсен киртәләп алу өчен материаллар са­тып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International