ргәгар бүген район авыл җирлекләре рейтингында беренче урында.

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Җирлектә 103 хуҗалыкта 365 кеше яши. Күп торак пунктларда пенси­онерлар барлык халыкның өчтән берен алып торса, биредә пенсия яшендәгеләр авыл кешеләренең биштән берен генә тәшкил итә. Димәк, авылда яшьләр, урта буын вәкилләре күп. Кыскасы, үргәгарлеләр турында, авыл картая, дип һич әйтеп булмый.

Дөрес, берничә ел элек, балалар саны нык кимегәнгә, авылның район үзәгенә якын булуын да исәпкә алып, биредәге мәктәп башлангыч итеп кенә калдырылды. Бүген анда 16 бала белем ала. Мәктәпкәчә яшьтә 27 бала, пропи­скада исә 49 бала тора. Балалар бакча­сында 10 сабый тәрбияләнә.

Авылда хезмәт яшендәге 188 кеше исәпләнә. Аларның 37 се – “Кызыл Шәрык-Агро” системасында, 45 е бюджет оешмаларында эшли. Та­гын 78 кеше хосусый эшмәкәрләрдә хезмәт куя.

Халык мал асрау белән ныклап то­рып шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны 171 баш булса, шуның 79 ы – савым сыерлары. 9 йортта ат асрала.

Үргәгарнең урамнары төзек, йорт- җирләре таза. Авылның буеннан буена асфальт юл салынган. Соңгы берничә елда биредә яшьләр программасы нигезендә җиде йорт төзелгән.

Авылда өч кече ферма эшли. Икесе былтыр ачылган. Рәис Гыйматдинов, Рамил Фәттахов һәм Алмаз Сибага­туллин кече фермаларында 5-6 шар баш савым сыеры асрала. Быел тагын ике хуҗалык кече ферма ачу нияте белән документлар артыннан йөри башлаган.

Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗановның җыенда яса­ган хисап чыгышыннан күренгәнчә, биредә былтыр үзара салым акчасы­на күләмле эшләр башкарылган. Бер буа, бер күпер ясалган. Яңа башняга су трассасы тоташтырылган. Кояшлы урамында 1100 метр озынлыкта юл күтәртелгән. Быел исә Исхаков ура­мында юллар төзекләндереләчәк. Авылда барлык төр салымнар, ком­муналь хезмәтләр өчен түләүләр үзвакытында башкарыла.

Үргәгардә тузган йортлар да игъ­тибардан читтә калмый. Караусыз өйләр сүтеп алынган. Хуҗалары бул­ган буш йортлар исә төзек хәлдә, тирә- юньнәре чистартылып тора.

Җыенда Солтания апа Ибраһимова Тукай һәм Фәхриев урамнарын аерып торган елга аша юлны ясауны сора­ды. Бу күперне ел саен ремонтлыйлар икән, һәм һәр язда аны ташу сулары ала. Әнвәр Рәхимҗанов быел әлеге кичүнең су торбаларын тирән итеп күмеп, күпергә башка зыян салынмас- лык итеп ясарга җыенуларын әйтте.

Гөлүсә Әхмәтҗанова сыер саву ап­параты сатып алган булган. Шуңа ком­пенсация түләнмиме, дип кызыксына. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Фәрит Вәгыйзов саву аппаратлары сатып алганда компен­сация бирелә торган программаның гамәлдән чыгуы хакында әйтте.

Лилия Төхвәтуллина өе каршындагы ике зур-зур тополь агачын кисеп алуда ярдәм сорый. Илнур Юсупов аңа әлеге карт агачлардан котылырга ярдәм итәргә ышандырды.

Авыл клубы әйбәт, әмма аның эшен җанландырасы иде, диючеләр булды.

Пенсионер Гаваз Закиров авыл җирлеге советының соңгы елларда нәтиҗәле эшләвен мактап чыгыш ясады. Җирлек башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов та, сәркатип Энҗе Фәттахова да халык мөрәҗәгатьләрен, киңәшләрен исәпкә алып эшлиләр, ди ул.

Җыенда иң күп сөт тапшыручылар, Яңа ел алдыннан өйләре каршында кар сыннары ясап, матур итеп чыршы бизәүчеләр, үзешчән сәнгатьтә катна­шучылар, юбилярлар бүләкләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International