Әйтик, яңа елда Рамил Садыйков, Илгизәр Фәттахов, Зөлфәт Гәрәев гаиләләре сыерлар сатып алганнар. Моңарчы йортында сөтбикә тотмаган Гөлүсә Илалова да тәвәккәлләгән – сыерлы булган.
Тик шунысы борчый сыерлы хуҗаларны: Татарстан бюджетыннан бу арада биреләчәк акчалата ярдәм безгә булмас микән, ди алар. Чөнки әлеге субсидия электрон хуҗалык китабына 1 гыйнварга чаклы кертелгән сыерларга исәпләп кенә биреләчәк бит.