Әлеге конкурсның район бәйгесе гыйнвар аенда район мәдәният йортында узган иде. Анда алты номинация буенча җиңү яулаган конкурсантларыбыз 17 февральдә Чирмешәндә үткән зона бәйгесендә район данын якладылар. Татар Мулла авылында яшәүче, 11 бала тәрбияләүче Гөлфирә Әсәдуллина җиде район вәкилләре катнашкан конкурста “Хатын-кыз – ана” номинациясендә беренче урынны алды. Ә Чуаш Борнае мәктәбе директоры Николай Хвостов “Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат” номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Алар конкурсның 8 март бәйрәме алдыннан Казанда үтәсе финалы тантанасында катнашачак.