Радик Минһаҗев исеме сәнгать сөючеләргә яхшы таныш. Карамалы авылында туып үскән, бүген Чистай шәһәрендә яшәүче якташыбыз бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе. Ул – Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.
Рәссам табигать күренешләрен, авыл тормышын, аның кешеләрен полотнога төшерергә ярата. Аның коллекциясендә Кырым пейзажы, элекке Чистай шәһәре күренешләре дә еш чагылыш таба. Район мәдәният йортындагы күргәзмәсендә булып, әлкилеләр якташ рәссамыбызның иҗаты белән якыннан таныша ала.