Борискино, Түбән һәм Югары Кәчи, Түбән Колчурино, Иске Матак, Хурада, Хузангай, Иске Тахтала авылларында әлеге бәйрәмне зур әзерлек белән, бик күп кеше катнашында үткәрделәр. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Анда җыр-биюләр дә, күңелле уеннар һәм бәйгеләр дә булды. Билгеле, һәркайсында халык бәйрәмнең төп символы булган кайнар коймак белән сыйланды. Ә азактан ялкаулык, хөсетлек, саранлык кебек начар сыйфатлар билгесе булган карачкылар яндырылды.