22 февраль иртәсендә әлкилеләргә Түбән Кама шәһәре делегациясе белән берлектә Мемориалга беренчеләрдән булып венок салу хокукы бирелде. Әлеге дәрәҗәле миссияне барлык әлкилеләр исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, “Яшь армиячеләр” балалар-яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең район штабы начальнигы Рөстәм Шәйхетдинов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары Рифкать Нургаязов, Фәргать Хәйретдинов, Степан Сапожников һәм Михаил Аргудяев башкардылар. Мемориалда хәрби каравыл, армия һәм сугыш еллары җырлары яңгырап тору әлеге чараны тагын да тантаналы һәм дулкынландыргыч итте.
Казандагы Җиңү паркына 1970 нче елларда нигез салына. Сазлыклы урыннарда Бөек Ватан сугышы көннәре һәм төннәре санында – 1418 төп агач һәм куаклар утыртыла. Ә мемориал комплекс төзелеше 1995 елда башланып,
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллык юбилеена төгәлләнә.
Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә Мемориал – парк үзәгендәге мәңгелек ут тирәли урнашкан пантеон ул. Анда Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган Татарстан кешеләре, шулай ук Дан орденнарының тулы кавалерлары исемнәре белән мәрмәр табличкалар урнаштырылган. Мәңгелек ут янында яшь казанлылар бер-берсен алыштырып хәтер вахтасында тора.
Паркта шулай ук 42 метр биеклектәге Җиңү стеласы, Солдат анасына һәйкәл, Бөек Ватан сугышы чорындагы һәм хәзерге хәрби техника күргәзмәсе, башка һәйкәл һәм монументлар урын алган.