Әлки районында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ярминкә һәм кыш озату бәйрәме булды

2018 елның 24 феврале, шимбә

Ярминкәдә товар төрлелеге һәм муллыгы хөкем сөрде. Сәүдә рәтләрендә ни генә юк иде: сыер, сарык, дуңгыз итләре, каз, үрдәк, күркә, тавык түшкәләре, елга һәм диңгез балыклары… Сөт, каймак, эремчек ише авыл сыйларын да халык бик теләп алды. Утынның туралмаганы да, метрлысы да, киселгән-ярылганы да бар иде. Терлек азыгына дип килүчеләр дә кинәнде – бөртек, салам, печәнне кирәгенчә сатып алдылар. Яшелчә, җиләк-җимеш тә мулдан иде. Шаулап утырган зур күмер самоварларыннан хуш исле чәй, кайнар коймак һәм шашлык белән сыйланырга да мөмкинлек булды.

Көн шактый суык та, кояшлы, матур да иде. Кыш әле бирешергә теләмәсә дә, аның көннәре санаулы инде. Ярминкә белән бергә кышны озатуны да бәйрәм иттек. Төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән җигүле атлар әнә урам буйлап җилдереп узды. Чаналарына төялгән бала-чаганың шат авазлары, гармунчыларның дәртле көйләр сыздыруы бәйрәмгә аеруча күңеллелек өстәде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән халыкның күңелен күтәрде. Бер сүз белән әйткәндә, ярминкәле бәйрәм рәхәт, матур узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International