Каләмдәшебез, “Әлки хәбәрләре” газетасының элекке баш мөхәррире Шәһит Гатауллин озак еллар “Ватаным Татарстан” газетасының үз корреспонденты булып эшләде. Коллегабызның моңа кадәр “Шомагур” романы, “Карлыгач кыясы серләре” повесть һәм хикәяләр җыентыгы, “Өмет”романы дөнья күргән иде. Инде менә “Акча акчага тартыла” романы укучылар кулына килеп эләкте. Хәзер аның “Пар ромашка” романы басылуга әзерләнә. Китапларны Шәһит Гатауллинның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә дә укырга була.