Республиканың асылдан-асыл хатын-кызларын җыйган бу дулкынландыргыч бәйрәм башкаланың иң затлы биналарының берсе – Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында уза.
Анда бездән “Ел хатын-кызы” бәйгесенең район туры җиңүчеләре – Татар Мулла авылыннан 11 бала тәрбияләүче Гөлфирә Әсәдуллина, Хузангай авылы мәдәният йорты директоры Татьяна Теличко, Кошки авылыннан лаеклы ялдагы укытучы Эльвира Акулинина һәм Базарлы Матак авылыннан социаль хезмәткәр Эльмира Никошина катнашалар.
Бәйрәм тантанасында гүзәл затларыбызга олы игътибар һәм хөрмәт күрсәтелә. Республика җитәкчелеге исеменнән аларны Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрикләде.
Тантанада республикабызның танылган сәнгать осталары чыгыш ясый.