Әлки районының “Алинә” универсаль спорт залында “ГТО – бөтен гаилә белән” спорт бәйрәме була

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Ул “Без бергә” балалар халык иҗаты конкурсын, “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсен, “Туган ягыбыз киңлекләре” фотоконкурсын һәм “ГТО – бөтен гаилә белән” спорт фестивален үз эченә ала.

Зур гаилә Уеннары проекты кысаларында мәктәпләрдә балалар әти-әниләре белән бергә йөгерү, йөзү, озынлыкка сикерү, чаңгы шуу, пневматик мылтыктан ату, гомуми физик әзерлек буенча ГТО нормалары тапшыралар, шулай ук халык вокалы, халык ансамбле, хореография, әдәби уку, модалар театры, декоратив-кулланма, иҗат, фотоэшләр номинацияләре буенча иҗади бәйгеләрдә катнашалар.

10 мартта “Алинә” универсаль спорт залында “ГТО – бөтен гаилә белән” район фестивале үткәрелә. Әлеге зур спорт бәйрәменә рәхим итегез! Ул сәгать 10 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International