“Ел хатын-кызы” тантанасында Гөлфирә Әсәдуллинаны Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җылы котлады, шәфкатьлелеге һәм хатын-кыз батырлыгы өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.
Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Гөлфирә Рәшит кызына чәчәк гөлләмәсе бүләк итте һәм иңнәренә затлы тун салды. Райондашыбызны бөтен зал алкышлады.
Гөлфирә Рәшит кызын без дә кайнар тәбриклибез, аңа сәламәтлек, зур гаиләсендә иминлек, бәхет телибез.