Зал тулы тамашачылар сәхнәдәге һәр чыгышны көчле алкышлар белән бәяләделәр. Жюри да концертка югары бәя бирде..
Тамашаның азагында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова яхшы әзерлек белән чыгыш ясаулары, тамашачыларга күңелле ял кичәсе бүләк итүләре өчен гимназия коллективына рәхмәт белдерде. Ул залдагы барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде, гүзәл затларыбызның тормышыбыздагы зур ролен ассызыклап, һәркемгә сәламәтлек, күңел көрлеге, уңышлар теләде.