“Әлки хәбәрләре” район газетасы быел 5 мең данәдән артык тираж белән чыга башлады. Матбугатка язылу буенча бу һәр мең кешегә исәпләгәндә республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе. Билгеле, монда почта хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Аларның “Әлки хәбәрләре”нә яздыруда иң актив эшләүчеләре коллективның узган ел йомгакларына багышланган җыелышында бүләкләнде.
Район газетасы редакциясенең Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләкләргә Иске Камка почта бүлеге начальнигы Гөлсинә Сәлахова, Чуаш Кичүе почта бүлеге начальнигы Айгөл Гобәйдуллина (Чуаш Кичүе), Илсур Шәмсетдинов (Иске Чаллы), Фирдәвес Вәлиева (Түбән Әлки), Базарлы Матак авылы почтальоны Ирина Нуретдинова лаек булдылар. “Әлки хәбәрләре”нә яздыруны оештыруда күп көч һәм тырышлык куйган Нурлат почтамты (безнең район аның составына керә) җитәкчесе Рафис Нагуманов та “Татмедиа” филиалы бүләкләренә ия булды.
Редакция 2018 елның икенче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре”нә яздыру буенча почта хезмәткәрләре арасында яңа конкурс игълан итте.