Әлки районыннан яшь каратэчылар призлы урыннарда

2018 елның 11 марты, якшәмбе

Казанда кекусин каратэның кумитэ бүлеге буенча “Ак билбау” беренчелеге үткәрелде. Анда безнең яшь каратэчылар да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Милана Яганева 10-11 яшьләр арасында, Глеб Ерусланов 8-9 яшьлек балалар арасында беренче урын алдылар. Влад Еликов (6-7 яшь, 25 кг га кадәр) һәм Анна Младшева өченче урынга лаек булдылар. Балаларның тренеры Евгений Яганев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International