Әлки районы: Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Инде икенче ел рәттән җәмәгатьчелекнең һәм кулланучылар хокукларын профессиональ яклаучыларның игътибары гадәти базарларны цифрлыга әйләндерү проблемаларына юнәлтелә.

Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан 12-26  мартта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре төрле чаралар үткәрәләр. Бу – кулланучылар хокукларын яклау буенча кайнар линияләр, анкеталар, мәктәпләрдә лекцияләр һәм әңгәмәләр. Шулай ук халыкка товарлар һәм хезмәтләрне файдалану (шул исәптән интернет аша) мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелә. Консультация ярдәме алырга теләүчеләр 884345-2-08-83, 2-05-38 “Кайнар линия” телефоннары аша (Нурлат шәһ., Мәктәп ур., 10) мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International