Съездга республиканың 43 районыннан 134 делегат юлланган. Җыен эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Съезд делегатлары үстерелгән һәм җитештерелгән продукцияне реализацияләү белән бәйле мәсьәләләрне, сөт кабул итү бәясенең төшүе проблемаларын тикшерделәр. Татарстан фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимиров, фермерлар, шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне сатуда район үзәкләрендә төзеләсе агропромпаркларның ярдәме зур булыр иде, диде. Шулай ук фермерларның кооперативларга берләшеп эшләве яхшы нәтиҗәләр бирер иде, дигән фикер алга сөрелде.