Район мәгариф идарәсе белгечләре әйтүенчә, бу акция балалары чыгарылыш сыйныфларында укыган әти-әниләрне имтиханнар тапшыру мохите һәм үзенчәлекләре белән таныштыру максатында үткәрелде.
Чыннан да, имтихан тапшырып караган әти-әниләр балаларының БДИ вакытында ниләр тою-кичерүләрен үзләре татыдылар. Белемнәрне тикшерү видеокамералар урнаштырылган сыйныфта үтте. Анда һәркемне металл детекторлар белән тикшереп керттеләр. Әти-әниләр чын БДИга охшаш алты бирем эшләргә һәм инша-эссе язарга тиеш иде. Белемнәрне сынау бер сәгать дәвам итте. Имтихан тапшыручылар биремнәрнең артык авыр булмавын әйттеләр.
Нәтиҗәләр республика Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланды. Алар беркайда да басылмаячак.