Әлкилеләр Россия Федерациясе Президентын сайлауда Владимир Путинга өстенлек бирде

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Башка кандидатлар өчен әлкилеләр биргән тавышлар болай бүленде: Сергей Бабуринга – 0,13 процент, Павел Грудининга – 5,85 процент, Владимир Жириновскийга – 0,83 процент, Ксения Собчакка – 0,17 процент, Максим Сурайкинга – 0,18 процент, Борис Титовка – 0,08 процент, Григорий Явлинскийга – 0,13 процент.

Шулай итеп, районыбыз халкы Владимир Путинны бердәм хуплавын, алга таба да илбашы постында аны күрергә теләвен белдерде.

Районның барлык авылларында сайлау тыныч, имин үтте. Закон бозу очраклары күзәтелмәде. Һәр сайлау участогында Президентлыкка  кандидатлар һәм аларны тәкъдим иткән партияләр исеменнән күзәтүчеләр эшләде. Алардан закон бозулар турында (о нарушениях) дәгъвалар булмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International