Хәер, күптән түгел узган авыл җыеннарында бу турыда кыскача гына булса да әйтелде, игътибарлы әлкилеләр ишеткәндер. Ә алдагы ай башыннан сүз гамәлгә әйләнеп, районда чүп-чар җыю тәртибе башкача булачак. Башта район үзәгендә ерактан күренеп торучы, поастиктан ясалган эко-контейнерлар барлыкка киләчәк. Әлки җирен чүптән арындыру белән шөгыльләнәсе “Экосервис” компаниясе 28 мартка кадәр Базарлы Матакта 170 ләп шундый контейнер урнаштырырга җыена.
Контейнерлар капкачлы, аларга салынган көнкүреш калдыклары тегендә-монда таралып ятмаячак. Дөрес, моның өчен үзебезгә дә тәртипкә өйрәнергә, өйдән чүп тулы пакет я капчыкны контейнер янына ташлап калдырырга түгел, ә аның капкачын ачып, эчкә бушатырга һәм киредән ябып куярга кирәк булачак. Билгеле, кешеләр арасында төрлесе була; кемдер эшкә ашыгам, дип чүпле капчыгын машина ишеген ачып кына “кыелдырырга” мөмкин. Тик шулай да яхшылыкка ышанасы килә бит: соңгы елларда чиста яшәргә күнегеп киләбез, туган-яшәгән авылыбыз, тормыш итү тирәлегебез имин булсын өчен контейнерлардан дөрес файдаланырга өйрәнербез шәт. Ә “Экосервис” үз чиратында контейнерларны вакытында бушатып торасына ышандыра.
Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең яңа тәртибе 1 майдан авылларда да “эшли”башлаячак. “Экосервис” директоры урынбасары Марат Миннеханов әйтүенчә, эшне җайга салу өчен 2-3 ай кирәк булачак.
–Шушы чорда районга җитәрлек кадәр контейнерлар кайтарып урнаштырачакбыз. Әле алай гына түгел, полиэтиленны, батарейларны аерым җыю өчен дә махсус савыт-урналар куелачак. Әлки җиреннән җыелган барлык чүп-чарны үз транспортыбыз белән читкә чыгарып утильләштерү шулай ук безнең эш,–ди ул.
Менә шундый яңалык. Һәм аның гамәлгә ашасына санаулы көннәр калып бара. Бу уңайдан “Әлки коммуналь челтәрләре” җитәкчесе Искәндәр Сафин безне болай дип кисәтә: 1 апрельдән әлеге оешма район үзәгендә чүп җыюны туктата, димәк, көнкүреш калдыклары салган капчык-тартмаларны ялгышып урамга чыгарып куярга ярамый. Барлык чүпне контейнерга тутырабыз, авылдашлар.
Сезнең фикер
Рәшит Мусин, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:
–Тулаем алганда әйбәт яңалык бу. Чөнки хәзерге тәртипнең кайбер кимчелекләре бар иде. Әйтик, “Әлки коммуналь челтәрләре” үзләре килешү төземәгән кешеләрнең өйләре каршындагы чүп-чарны алып китми. Нәтиҗәдә ул тирә-якка тарала, җил полиэтилен, кәгазь кисәкләрен урамнар буйлап очырып йөри. Аларны җыештыру безнең өскә төшә иде. Ә контейнерлар бу кимчелекне бетерергә ярдәм итәр. Дөрес, әгәр үзебез тәртипле булсак, чүп-чарны аларга салсак кына. Әле бит шундый кешеләр дә очрый – шунда контейнер торса да, чүпле капчыгын аның янына ташлап калдыра. Баштарак безгә бер-беребезне тәртипкә чакырырга туры килер, мөгаен. Әмма өйрәнербез, яңалыкның уңайлы икәнлегенә инанырбыз дип ышанам. Күрше районнар ярты еллап инде шулай эшлиләр. Без алардан кимме әллә?
Флүсә Мөхәммәтҗанова, пенсионер:
–Бик яхшы булыр! Бигрәк тә безнекедәй кечкенә урам өчен. Кайчак көнкүреш калдыкларын кичтән чыгаралар да, ул пакетларны төне буе этләр “тикшерә”. Ә иртән чүп-чар ярты урамга таралып өлгергән була. Дөрес, бәясе артыр инде бу хезмәтнең. Алай да хакимияттәгеләр артык кыйммәтләнүгә юл куймас дип ышанам.
Ләйлә Әхмәтшина.