Әлки районы:1 апрельдән елның икенче яртысы өчен матбугатка язылу башлана

2018 елның 23 марты, җомга

Бүген телевизор, интернет кебек күпкырлы мәгълүмат чыганакларын киң куллануыбызга карамастан, газета-журналлар да тормышыбызда зур урын алып тора. Әлкилеләр дә һәр подписка чорында вакытлы матбугат басмаларына күпләп язылалар. Әбүнәчеләребезнең күпчелеге “Әлки хәбәрләре” район газетасына  шулай ук тугры кала. Киләсе яртыеллыкка да райондашларыбыз газетабызга теләп язылырлар дип өметләнәбез. Ни генә димә, газеталар китерә торган мәгълүматны, рухи азыкны башка берни дә алыштыра алмый бит. Икенче яртыеллыкка “Әлки хәбәрләре”нә алты айга язылу бәясе 672 сум (оешма-предприятиеләр өчен 762 сум).

Хөрмәтле райондашлар! Газетага сез почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International