Әлки районында узган ункөнлектә шәхси хуҗалыклардан 196 мең 549 килограмм сөт җыелды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Бу узган елның шул чорындагыдан –3956 килограммга, ә үткән декада белән чагыштырганда 2766 килограммга күбрәк. Халыктан сөт җыю буенча Чуаш Кичүе авыл җирлеге алдынгылыкны били (20187 кг). Түбән Әлки (20225 кг), Ташбилге (14947 кг) һәм Иске Алпар (13816 кг) җирлекләрендә халык шулай ук сөтне күпләп сата. Районда бүген шәхси хуҗалыклардан сөт 14 сум 50 тиеннән кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International