Ярышларда 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Республиканың барлык районнары командалары катнашкан бу масштаблы бәйгедә әлкилеләр уңышлы чыгыш ясады. Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин үз үлчәмендә чемпион булып калды. Алпардан Илнар Демидов һәм Иске Тахталыдан Никита Хәйруллин икенче урын алдылар. Алпардан Анар Масимов, Анино Салманнан Николай Захаров, Иске Салманнан Рәсим Шәрәфетдинов өченче булдылар. Яшь көрәшчеләребез тренерлар Рамис Вафин, Илмир Хәйруллин, Илдар Әхмәров кул астында шөгыльләнәләр.